Бай тарихлы һәм үзенчәлекле мәйданчыклары булган бу бина, совет чорының шул вакыттагы үтә дә заманча архитектура үрнәге буларак, типлаштырылган проект буенча 1978 елда төзелгән. Халык иҗаты йорты 2018 елга кадәр «Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыяте карамагында булды. 2018 елның февралендә ул Түбән Кама муниципаль районы башкарама комитетының мәдәният идарәсенә тапшырылды.
 

Хәзерге вакытта ул – фән,  мәдәният һәм сәнгатьнең күптөрле өлкәләрендәге белгечләр тарафыннан, төрле яшьтәге һәм төрле зәвыклы кешеләрне күз уңында тотып даими рәвештә оештырыла торган күргәзмәләр, перформанслар,

спектакльләр, лекцияләр, концертлар һәм мастер-класслар уза торган күп функцияле заманча мәдәният үзәге.

Биредә заманча кинотеатр, розеткалар һәм бушлай wi-fi булган коворкинг зоналары һәм, шулай ук, уңайлы кафе белән ризык капкалап алу өчен көйләнгән ашамлык автоматлары бар. Сәхнә урнашкан мәйданчыкларда заманча куелыштагы театр тамашалары, биюләр күрсәтелә. Гомуми конструктив юнәлештәге урыннар шәһәр халкының эшләү, үзара аралашу һәм иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыруы өчен уңайлы.

Түгәрәкләрдә һәм студияләрдә традицион клуб юнәлешендәге эш белән беррәттән, заманча тенденцияләр дә уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Төп эшчәнлек арт, музыка, бию, театр, фән һәм акыл үсеше юнәлешләрендә алып барыла.

Халык иҗаты йортының төп бурычлары - шәһәр халкының иҗат дәртен һәрьяклы үсешкә ия шәхесләр тәрбияләүгә юнәлтү, яшәү өчен бар уңайлыклар тудыру, тубәнкамалыларның тормышнын яхшыртуга этәргеч бирү.

press to zoom

press to zoom
1/1

press to zoom

press to zoom
1/1

press to zoom

press to zoom
1/1

ХОКУК БИЛГЕЛИ ТОРГАН ДОКУМЕНТЛАР

ТӨП НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

КЕРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

ОЕШТЫРУЧЫЛАР ӨЧЕН